Тау җирен сагынам. Тау җилен.…

Тау җирен сагынам. Тау җилен.
Салулап кар сарган тау сыртын!
Миннән дә ачырак кем тойсын
Күкләргә үрелгән тау холкын?!.

Тау шуам. Кар тула күзләргә.
Колакта выжылдап җил дулый:
«Тау белән алышу кыен бит,
Тыел!»- дип пышылдый. Юююк! Булмый!..

Җаным да, тәнем дә тәккатьсез
Мәгърурлык, горурлык каршында!
Мең чакрым биеклек! Ашкынам. Һәм шаулап
Кайнар кан йөгерә башыма.

Мәхәббәт-бәрәкәт. Мәхәббәт-халәкәт.
Бу сөю кай төре?! Аңламыйм.
Эчендә тау кадәр җан булган
Тауларны яратмый калалмый!

Бу очыш халәте! Бәйсезлек!.. Тик…
Тауның бар түбәсе. Бар аның үкчәсе.
Маңгаең күкләргә тисә дә… —
Барыбер бер җиргә төшәсе!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт